Авыручы кешеләрнең 53-е Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 10 кеше бар, 30 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 20 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 19 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 9 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр, 6 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
56 кеше - Казанда, 11 кеше - Яр Чаллыда, 6 кеше - Балык Бистәсе районында, 3-әр кеше - Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында, икешәр кеше - Актаныш, Апас, Биектау, Түбән Кама һәм Тукай районнарында, берәр кеше Буа, Югары Ослан, Алабуга, Менделеевск, Мөслим, Нурлат һәм Саба районнарында яши.
Барлыгы 15-нче гыйнварга Татарстанда COVID-19 белән авыруның 14 мең 637 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 11 мең 151 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 37 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 24 мең 715 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 3 млн 520 мең 531 кеше авырган, 2 млн 909 мең 680 кеше сәламәтләнгән, 64 мең 495 кеше үлгән.