В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
20 кеше хастаханәгә озатылган, 19-ы өйдә дәвалана.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). Татарстанда 39 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, барысы да контактлылар. 20 кеше хастаханәгә озатылган, 19-ы өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 12 кеше Казанда яши, 8 кеше – Яр Чаллыда, 5 кеше – Баулы районында, 4 кеше – Лаеш районында, 3 кеше – Бөгелмә районында, 2 кеше – Лениногорск районында, берәр кеше – Азнакай, Буа, Биектау һәм Минзәлә районнарында.
3-нче майга Татарстанда 20 мең 567 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 609 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 5 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 8489 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 831 мең 744 кеше чирләгән, 4 млн 450 мең 289 кеше сәламәтләнгән, 111 мең 198 кеше үлгән.