В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручы кешеләрнең 58-е Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруының 106 яңа очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе читтән кайтучыларда, калганнары контактлы. 27 кеше хастаханәгә озатылган, 79 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 4 балигъ булмаган бала бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 14 кеше, 29 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 24 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 23 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 7 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, 5 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
58 кеше – Казанда, 13 кеше – Чаллыда, 6 кеше – Түбән Кама районында, дүртәр кеше – Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында, икешәр кеше – Актаныш, Әлмәт, Балтач, Биектау, Алабуга, Зәй, Балык Бистәсе районнарында яшиләр, берәр кеше – Әтнә, Бөгелмә, Буа, Кукмара, Лаеш, Саба, Чистай районнарында.
27-нче декабрьгә Татарстанда барлыгы 12 мең 890 COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 637 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 20 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 28 мең 284 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 3 млн 50 мең 248 кеше авырган, 2 млн 450 мең 829 кеше сәламәтләнгән, 54 мең 778 кеше үлгән.