В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
COVID-19 диагнозлы 54 кеше Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 97 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 24 кеше хастаханәгә озатылган, 73-е өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 5 балигъ булмаган бала бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 9 кеше, 31 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 15 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 22 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 9 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, 6 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
54 кеше – Казанда, 12 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында, өч кеше – Кукмара һәм Түбән Кама районнарында, ике кеше – Буа, Кама Тамагы, Менделеевск, Саба, Тукай һәм Чистай районнарында, бер кеше – Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга һәм Балык Бистәсе районнарында яши.
25-нче декабрьгә Татарстанда барлыгы 12 мең 680 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 594 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 20 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 29 мең 18 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 2 млн 992 мең 706 кеше авырган, 2 млн 398 мең 254 кеше сәламәтләнгән, 53 мең 659 кеше үлгән.