В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зарарланган 12 кеше Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Татарстанда COVID-19 авыруының 30 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 7 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 12 кеше Казанда, 3 кеше – Чаллыда, икешәр кеше – Биектау, Зәй, Лениногорск, Минзәлә районнарында, берәр кеше – Аксубай, Югары Ослан, Алабуга, Мөслим һәм Тукай районнарында яши.
8-нче июньгә Татарстанда 21 мең 726 COVID-19 авыруы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 18 мең 693 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 8 авыру – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 401 мең 410 кеше вакцина ясаткан (тәүлеккә үсеш – 6255), шуларның 283 мең 66-сы икенче дозаны алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 9977 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 5 млн 145 мең 843 кеше авырган, 4 млн 752 мең 85 кеше сәламәтләнгән, 124 мең 496 кеше үлгән.