Зараланган 11 кеше Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). Татарстанда COVID-19 авыруының 30 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 21 кеше хастаханәгә озатылган, 9 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 11 кеше – Казанда, 5 кеше – Чаллыда, 4 кеше – Баулы районында, 3 кеше – Әгерҗе районында, икешәр кеше Актаныш, Лениногорск һәм Минзәлә районнарында яши.
31-нче майга Татарстанда 21 мең 484 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 18 мең 490 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 44 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 8475 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 5 млн 71 мең 917 кеше авырган, 4 млн 684 мең 585 кеше сәламәтләнгән, 121 мең 501 кеше үлгән.