COVID-19 каршы вакцинацияне республикада 741 меңнән артык кеше узды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). Татарстанда СОVID-19 авыруының 48 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4-се читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 30 кеше Казанда яши, 4 кеше – Тукай районында, өчесе – Яр Чаллыда, икешәр кеше – Югары Ослан, Биектау һәм Лаеш районнарында, берәр кеше – Актаныш, Әлмәт, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Минзәлә районнарында.
21-нче июльгә Татарстанда 23 мең 413 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 859 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 6 – узган тәүлектә.
Республикада 741 мең 611 кеше вакцинация узган, шуларның 496 мең 146-сы икенче доза вакцина ясаткан, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 23 мең 704 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 30 мең 240 кеше авырган, 5 млн 404 мең 797 кеше сәламәтләнгән, 150 мең 705 кеше үлгән.