Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Татарстанда 183 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның икесе чит илдән кайтучыларда, калганнары контактлы. 59 кеше хастаханәгә озатылган, 124 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 83 кеше Казаннан, Чаллыдан – 27 кеше, 8-әр кеше – Түбән Кама, Спас районнарыннан, 7 кеше – Әлмәт районыннан, 6 кеше – Алексеевск, Яңа Чишмә районнарыннан, 5 кеше – Алабуга районыннан, 4 кеше – Яшел Үзән районыннан, өчәр кеше – Аксубай, Норлат, Питрәч районнарыннан, икешәр кеше – Актаныш, Бөгелмә, Лаеш, Саба, Чирмешән районнарыннан, берәр кеше – Әлки, Апас, Арча, Биектау, Зәй, Минзәлә, Балык Бистәсе, Тукай районнарыннан.
29-нчы октябрьгә Татарстанда 30 мең 416 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 25 мең 103 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 118 – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 526 мең 214 кеше вакцинацияләнгән (үсеш – тәүлеккә 28 мең 530 кеше), шулардан 1 млн 24 мең 658 кеше икенче прививканы алган. Казанда яшәүче 26 яшьлек Юлия Сабирова ТРда миллион бишйөзенче булып вакцина ясаткан.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 39 мең 849 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 8 млн 432 мең 546 кеше авырган, 7 млн 302 мең 515 кеше сәламәтләнгән.