Республикада бүгенге көнгә COVID-19 авыруына каршы 465 меңнән артык кеше вакцина ясаткан.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында 13 кеше – Казанда, 7 кеше – Чаллыда, икешәр кеше Буа, Алабуга, Зәй һәм Лениногорск районнарында, берәр кеше Әгерҗе, Яшел Үзән, Спас һәм Тукай районнарында яши.
22-нче июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 22 мең 153 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 19 мең 743 кеше, шул исәптән 101 кеше – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 465 мең 215 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эченә үсеш – 7534), шулардан 347 мең 302 кеше икенче прививканы алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 16 мең 715 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 5 млн 350 мең 919 кеше авырып киткән, 4 млн 889 мең 450 кеше сәламәтләнгән, 130 мең 347 кеше үлгән.