В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
COVID-19-га каршы вакцинацияне 1,6 млн татарстанлы үтте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Татарстанда 189 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән кергән, калганнары элемтә аша. 54 кеше хастаханәгә озатылган, 135 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 107 Казан кешесе, 28 кеше – Яр Чаллыдан, 6 кеше – Чистай районыннан, бишәр кеше – Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Спас районнарыннан, дүртесе – Лениногорск районыннан, икешәр очрак – Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Мамадыш, Питрәч, Саба, Тукай районнарыннан, берәр – Әлмәт, Биектау, Зәй, Кукмара, Менделеевск районнарында.
1-нче ноябрьгә Татарстанда 30 мең 960 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 25 мең 344 кеше савыкты, шул исәптән 39-ы – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 578 мең 713 кеше вакцинацияләнгән (үсеш – 22 мең 102), шуларның 1 млн 39 мең 28-е икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 40 мең 402 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 8 млн 554 мең 192 кеше авырган, 7 млн 381 мең 726 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясартырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм эш вакытлары KZN.RU порталындагы махсус бүлектә бастырылды.