Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2025, 10:51

Бер тәүлектә ТР башкаласында 410 машина йөртүче һәм 97 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган

Кичә шәһәрдә 97 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Узган тәүлектә ТР башкаласында 97 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның икесе зыян күрүчеләр белән булган. Ике җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Очракларның берсе Юлиус Фучик урамындагы 14а/3 номерлы йорт каршында булган. 31 яшьлек машина йөртүче җайга салынмаган җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән һәм пенсионерны бәрдергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 68 яшьлек ир-атны төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.

Тәүлекнең кичке вакытында Ибраһимов проспектындагы 68а номерлы йорт каршында 37 яшьлек автомобильче көйләнмәгән җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән һәм ир-атны бәрдергән. 53 яшьлек зыян күрүчене медицина ярдәме күрсәткәннән соң хастаханәдән җибәргәннәр.

Узган тәүлектә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 410 машина йөртүче һәм 97 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 56 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен үтәмәгән, 31 автомобиль йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән. Биш машина йөртүче исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясендә.
Барлык яңалыклар