Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2024, 11:25

Бер тәүлектә Казанда 278 машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартканнар

Шул ук вакыт эчендә шәһәрдә 111 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Узган тәүлектә Казанда 111 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алты кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, шул исәптән бер бала.

Бер очрагы 7:50 сәгатьтә Р.Гәрәев урамындагы 109 нчы йорт каршында килеп чыккан, анда 23 яшьлек йөртүче җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтендә 35 яшьлек хатын-кыз төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Аны, медицина ярдәме күрсәткәч, хастаханәдән кайтарып җибәргәннәр.

Соңрак Мөштәри урамындагы 28 нче йорт каршындагы 47 яшьлек машина йөртүче хатын-кыз куркынычсыз тизлекне сайламыйча җәяүлене бәрдергән. 38 яшьлек ир-ат җәрәхәтләр алган. Аңа хастаханәдә ярдәм күрсәттеләр, шуннан соң җибәрделәр.

19:30 да җәяүлене Нестеров урамындагы 8а номерлы йорт каршында бәрдерәләр – 49 яшьлек хатын-кыз куркынычсыз тизлекне сайламаган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 50 яшьлек ир-ат төрле җәрәхәтләр алган, медицина ярдәме күрсәткәннән соң аны хастаханәдән кайтарып җибәргәннәр.

Шул ук вакыт эчендә 278 машина йөртүче һәм 38 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 42 кеше куркынычсызлык каешын куллану таләпләрен үтәмәгән, 14 автомобиль йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын дүрт машина йөртүче балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. Исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен сигез кеше тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясендә.
Барлык яңалыклар