В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда COVID-19 белән авыруның 63 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 10 кеше, 24 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 15 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 10 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, бер кеше – 90 яшьтән өлкәнрәк.
36 кеше – Казанда, алтышар кеше – Яр Чаллыда һәм Нурлат районында, 3 кеше – Әлмәт районында, икешәр кеше – Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында, берәр кеше – Әгерҗе, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе, Ютазы районнарында яши.
15-нче ноябрьгә Татарстанда 9243 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 8128 кеше савыкты, шул исәптән 53 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 22 мең 572 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 925 мең 825 кеше авырган, 1 млн 439 мең 985 кеше сәламәтләнгән, 33 мең 186 кеше үлгән.