В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыештыру эшләрендә 352 юл хуҗалыгы эшчесе һәм 309 берәмлек махсус техника катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). Узган тәүлектә урамнарны җыештыруда 352 юл хуҗалыгы эшчесе һәм 309 берәмлек махсус техника катнашкан. Шул исәптән: 65 катнаш юл машинасы, 104 щеткалы трактор, 39 фронталь төягеч, 49 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 19 үзбушаткыч, 27 “Барсик” һ.б. махсус техника.
Эшләр шәһәрнең төрле районнарында башкарылган. Юл хезмәтләре шәһәр магистральләрен һәм җәяүлеләр сукмакларын бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәрткәннәр, кирәк булган очракларда себергәннәр һәм кар чистартканнар. Шулай итеп, тәүлек эчендә юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 369 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 25 тонна реагент файдаланылган. Сезон башыннан 259 тонна реагент һәм 1763 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Эшләр бүген дә дәвам итә. Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматлары буенча, көндез Казан урамнарында 335 юл хуҗалыгы эшчесе һәм 174 берәмлек махсус техника – 52 щеткалы трактор, 34 катнаш юл машинасы, 22 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 18 фронталь төягеч, 23 “Барсик” һ.б. эшләячәк.