В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда коронавирус инфекциясенең саны буенча яңа антирекорд теркәлгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
10 нчы февральгә Татарстанда COVID-19 авыруының 60 мең 489 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 42 мең 581 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 927 се – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 427 мең 942 кеше вакцинацияләнгән (тәүлек эчендәге үсеш – 3020 кеше), шуларның 1 млн 896 мең 321 е икенче прививка алган. Икенче вакцинацияне 211 мең 909 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 197 мең 76 яңа очрагы теркәлгән. Мониторинг башыннан илдә барлыгы 13 млн 527 мең 845 очрак ачыкланган, 10 млн 909 мең 397 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.