В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда пандемия чорында коронавирус белән авырган 10533 кеше савыкты.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Татарстанда 104 яңа COVID-19 белән заралану очрагы теркәлгән, шулардан 3-есе – читтән кайтучыларда, калганнары контактлылар. 22 кеше хастаханәгә озатылган, 82 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 8 балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 11 кеше, 37 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 11 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 18 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 12 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, 7 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
59 кеше – Казанда, 13 кеше – Яр Чаллыда, 6 кеше – Әлмәт районында, 5кеше – Түбән Кама районында, өчәр кеше – Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында, икешәр кеше – Апас, Буа, Лениногорск районнарында һәм берәр очрак – Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Сарман һәм Чистай районнарында.
22-нче декабрьгә Татарстанда барлыгы 12 мең 378 СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 533 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 24 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 28 мең 776 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 2 млн 906 мең 503 кеше авырган, 2 млн 319 мең 520 кеше сәламәтләнгән, 51 мең 912 кеше үлгән.