В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда пандемиянең бөтен чорында коронавирус белән авырган 10,5 мең кеше сәламәтләнде.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 9 кеше бар, 27 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 19 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 26 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 9 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр, 9 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
50 кеше - Казанда, 12 кеше - Яр Чаллыда, 6 кеше - Түбән Кама районында, 5 кеше - Яшел Үзән районында, 4 кеше - Әгерҗе районында, икешәр кеше - Актаныш, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Лениногорск һәм Тукай районнарында, берәр кеше - Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында яши.
20-нче декабрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның барлыгы 12 мең 174 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 488 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 22 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә 28 мең 948 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә 2 млн 848 мең 377 кеше авырган, 2 млн 275 мең 657 кеше сәламәтләнгән, 50 мең 858 кеше үлгән.