В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада коронавирустан 603 мең 400 кеше вакцинацияләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). Татарстанда 39 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның 4-се читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 26 кеше – Казанда, 3 кеше – Чаллыда, икешәр кеше – Бөгелмә һәм Питрәч районнарында, берәр кеше – Яшел Үзән, Кукмара, Норлат, Тукай, Чистай һәм Ютазы районнарында яши.
7-нче июльгә Татарстанда 22 мең 719 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 345 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 16 тәүлек эчендә.
Барлыгы республикада 603 мең 400 кеше вакцина ясаткан, шуларның 408 мең 783-е икенче доза вакцина алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 23 мең 962 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 682 мең 634 кеше авырган, 5 млн 121 мең 919 кеше сәламәтләнгән, 140 мең 41 кеше үлгән.