Республикада коронавирустан 801 мең 857 кеше вакцинацияләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Татарстанда COVID-19 авыруының 52 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 6-сы читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 38-е өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 20 кеше Казанда яши, 18 кеше – Яр Чаллыда, өч кеше – Түбән Кама районында, икешәр кеше – Арча, Тукай районнарында, берешәр – Әтнә, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Чирмешән һәм Чистай районнарында.
29-нчы июльгә Татарстанда 23 мең 823 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 165 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән узган тәүлектә 49 кеше.
Барлыгы республикада 801 мең 857 кеше вакцинацияләнгән (артым – 9430), шуларның 578 мең 905-е икенче доза вакцина алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 23 мең 270 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 218 мең
502 кеше авырган, 5 млн 568 мең 363 кеше сәламәтләнгән, 156 мең 977
кеше үлгән.