Республикада коронавирустан 831 мең 224 кеше вакцинацияләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 50 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 16 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 16 кеше Казанда яши, 12 кеше – Яр Чаллыда, өчәр кеше – Алексеевск, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында, икешәр кеше – Әлмәт һәм Алабуга районнарында, берәр кеше – Әгерҗе, Аксубай, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш һәм Тукай районнарында.
2-нче августка Татарстанда 24 мең 32 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 289 кеше сәламәтләнде, шул исәптән узган тәүлектә – 6.
Барлыгы республикада 831 мең 224 кеше вакцинацияләнгән, шуларның 620 мең 445-е икенче дозага вакцина алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 23 мең 508 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 312 мең 185 кеше авырган, 5 млн 640 мең 783 кеше сәламәтләнгән, 160 мең 137 кеше үлгән.