Аномаль эссе һава торышы аркасында метро станцияләре янындагы вакцинациянең мобиль пунктлары саны кимегән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 38 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 16 кеше Казанда яши, 9 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Тукай районында, 2-шәр кеше – Азнакай һәм Зәй районнарында, берәр кеше – Баулы, Буа, Минзәлә, Мөслим һәм Түбән Кама районнарында.
29-нчы июньгә Татарстанда 22 мең 401 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 145 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 60 – узган тәүлектә.
Барлыгы республикада 520 мең 24 кеше вакцина ясаткан, шул исәптән 9130 – соңгы тәүлектә. Шул исәптән 374 мең 854 кеше икенче доза вакцина алган. Аномаль эссе һава торышы белән бәйле рәвештә метро станцияләре янындагы вакцинациянең мобиль пунктлары саны кимегән. Хәзер алар «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Тукай мәйданы» һәм «Дубравная»да гына эшли, дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә вакцинацияләнергә мөмкин.
Әйтик, кичә сәүдә үзәкләрендә вакцинация буенча рекорд куелган иде – эш көне эчендә прививканы 507 шәһәр кешесе ясаткан, дип хәбәр иттеләр «Татмедиа» агентлыгында. Пунктлар «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә эшли, анда вакцинациянең тулы курсын үтәргә мөмкин, шулай ук «Мега» һәм «Южный» сәүдә үзәгендә – монда беренче прививканы ясартырга мөмкин, икенчесен – яшәү урыны буенча.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 20 мең 616 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 5 млн 493 мең 557 кеше авырган, 4 млн 984 мең 37 кеше сәламәтләнгән, 134 мең 545 кеше үлгән.