Коронавирустан тагын 100 татарстанлы савыкты.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 80 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 40 очрак – Казанда. 27 кеше хастаханәгә салынган, 53 кеше өйдә дәвалана.
29-нчы декабрьгә Татарстанда 42 мең 537 СОVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 36 мең 175 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 100 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республиканың 2 млн 287 мең 616 кешесе коронавируска каршы вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 2054), шуларның 1 млн 860 мең 112-се икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 21 мең 119 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 458 мең 271 кеше авырган, 9 млн 380 мең 223 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адресы һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.