Барлыгы 32 татарстанлыда COVID-19 ачыкланган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Татарстанда 32 яңа СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган. 10 кеше хастаханәгә озатылган, 22-се өйләрендә дәвалана.
Авыручы 21 кеше – Казанда, икешәр кеше – Биектау һәм Чүпрәле районнарында, берәр кеше – Әлмәт, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск, Норлат, Саба һәм Сарман районнарында яши.
7-нче апрельгә Татарстанда 19 мең 665 СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Паендемиянең бөтен чорында 16 мең 713 кеше савыккан, шул исәптән 49-ы узган тәүлектә. Барлыгы 157 мең 181 кеше вакцинацияләнгән, шулардан 97 мең 595 кеше икенче доза вакцинаны алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 8 мең 294 яңа авыру очрагы ачыкланган. Илдә 4 млн 606 мең 162 кеше авырган, 4 млн 229 мең 480 кеше сәламәтләнгән, 101 мең 480 кеше үлгән.