Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.04.2020, 12:32

Йөз ел эчендә Казанда яшәүчеләр саны 8,6 тапкырга арткан

1920 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, шәһәр халкы саны 146,5 мең кеше тәшкил иткән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Йөз ел элек Казанда яшәүчеләр саны, шәһәр яны белән бергә, 146,5 мең кеше тәшкил иткән. 1920 елгы халык санын алу мәгълүматлары шундый. Йөз елдан соң халык саны 8,6 тапкырга артты, һәм 2020 елның 1-нче гыйнварына бәяләүләр буенча 1257,4 мең кеше тәшкил итте.

Инде 1920 ел чорына Казан Россия дәүләтенең зур шәһәрләре исәбенә кертелде һәм яшәүчеләрнең саны буенча унынчы урында иде, диелә 1923 елда ТАССРның Статистик идарәсе әзерләгән материалларда (документ Россиянең Дәүләт гавами тарихи китапханәсе сайтында урнаштырылган - редакция искәрмәсе). Россиянең 100 меңнән артык халкы булган иң зур шәһәрләре унлыгына моннан йөз ел элек Мәскәү - 1028,2 мең кеше, Петроград - 705,9 мең, Одесса - 434,9 мең, Киев - 365,7 мең, Харьков - 284,4 мең, Саратов - 190,2 мең, Ростов-на-Дону - 176,8 мең, Самара - 171,5 мең, Екатеринослав - 164,3 мең кеше кергән.

Казан халкының иң күп өлеше шәһәрнең үзенә туры килгән - 102,1 мең кеше. Калганнары бистәләрдә - Бишбалта, Устье, Зур Игумново, Кече Игумново, Дары, Җиләкле, Кизица, Удельная, Яңа Татар, Калугин Тавы һәм Клыков төзелешләрендә яшәгәннәр. Барлык бистәләрнең халкы тулаем алганда шәһәр халкының гомуми санының 30%-ка якынын тәшкил иткән. Алар арасында Дары, Бишбалта һәм Җиләкле бистәләре аерылып торганнар, бу аларда Дары, Алафузов кебек сәнәгать заводларының - шактый эшчеләре булган зур предприятиеләрнең булуы белән аңлатыла.

Җенес буенча бүленүгә килгәндә, хатын-кызларның ирләрдән күбрәк булу тенденциясе саклана. Әйтик, 1920 елда шәһәрдә 65,9 мең ир-ат (яки 45%) һәм 80,6 мең хатын-кыз (55%) яшәгән. 2010 елгы халык санын алу буенча Казанда ир-атлар саны 508,4 мең кеше тәшкил иткән (44,5%), хатын-кызлар саны - 635,1 мең (55,5%).

Казан шәһәрендәге Дәүләт статистикасы бүлегендә билгеләп үтүләренчә, беренче совет халык санын алу 1920 елда гражданнар сугышы шартларында үткәрелгән, илнең кайбер төбәкләрендә әле хәрби хәрәкәтләр узган, шуңа күрә халык санын алу халыкның 72%-ка якынын колачлаган. Беренче Бөтенсоюз халык санын алу буларак рәсми рәвештә 1926 елгы халык санын алу санала. Аннары халык санын алу СССРда якынча 10 елга бер тапкыр үткәрелгән.

Россия халкының саны һәм структурасы турында актуаль мәгълүматлар Бөтенроссия халык санын алуны уздырганнан соң алыначак. Элегрәк, 2020 елның 1-нче октябреннән 31-нче октябренә кадәр, Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы узачак, дип планлаштырылган иде. Илдә катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә Росстат аны 2021 елга күчерү тәкъдиме белән чыкты. Бөтенроссия халык санын алуны уздыру сроклары Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.

Барлык яңалыклар