Инновацион система сынау режимында трамвай һәм троллейбусларда 16-нчы декабрьдән эшли башлады.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). 6 көн эчендә, 16-нчы декабрьдән 21-нче декабрьгә кадәр, казанлылар троллейбусларда һәм трамвайларда йөрү өчен мобиль кушымта аша 200 тапкыр түләгән һәм үз аккаунтларына якынча 1 мең банк картасын бәйләгән.
Исегезгә төшерәбез, Казанның җир өсте электр транспортында йөрү өчен түләүнең яңа контактсыз ысулы 16-нчы декабрьдән тест режимында эшли башлады. Трамвай һәм троллейбус пассажирлары, кондукторны көтмичә, юл хакын «Казан транспорт» мобиль кушымтасы ярдәмендә түли ала. Ул мәгълүматны салонда урнаштырылган һәм пассажирның нинди тукталышта кергәнен һәм юл бәясенең нинди булуын билгеләргә мөмкинлек бирә торган датчиклардан ала. Татарстан башкаласы – Россиядә электр транспортының күчмә составы тулысынча җиһазландырылган беренче шәһәр. Датчиклар «Метроэлектротранс» МУП трамвайларында һәм троллейбусларында октябрь аенда үк урнаштырылган һәм кул режимында сыналган.
Юл хакын түләү өчен берничә гади адым үтәргә кирәк:
1. смартфонга «Казан транспорт» кушымтасын урнаштырырга;
2. Bluetoothны кабызырга;
3. Кушымтаны ачарга;
4. «Түләү» төймәсенә басарга;
5. маршрутны сайларга;
Юл йөрү хакын түләргә.
Шуннан соң экранда электрон билет пәйда булачак, аны кондукторга тикшерү вакытында күрсәтергә кирәк.
Алга таба пассажирлар юл хакын мобиль кушымта ярдәмендә генә түгел, һәр күчмә составта махсус QR-код буенча да түли алачак. Кушымтаны кертүнең уңай нәтиҗәләре булган очракта, җир өсте электр транспортында аны автобусларда куллану мөмкинлеген карау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.