Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2025, 14:06

Сентябрь аенда юл хуҗалыгы хезмәткәрләре 1,6 мең агач шпал алмаштырган

Трамвай юлларын нормаларга нигезләнеп карап тоту эшләре тәүлек буе алып барыла

Сезон башыннан «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең җир өсте транспорты юл хуҗалыгы хезмәте белгечләре трамвай юлларында 1610 агач шпал алмаштырган. Шуларның 130 ы – соңгы ике атна эчендә салынган, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, предприятие эшчеләре хәрәкәт юнәлешен бер юлдан икенчесенә күчерергә мөмкинлек бирә торган бер җайланманы һәм бер пар температура компенсаторын яңарткан, 20 метр рельс япмасын алмаштырган, алар арасында 25 тән артык тоташтыру җайланмасын эретеп ябыштырган һәм тагын шул кадәр күләмдә яңаларын җыйган, 250 метр трамвай юлын күтәрткән, 34 электртоташтыргычны эретеп ябыштырганнар.

Тагы шунысын әйтергә кирәк, трамвай юлларын кышка әзерләү эшләре башланган: җир өсте транспортының юл хуҗалыгы хезмәткәрләре юлларны барлык маршрутлар буенча комиссия белән бергә карап чыккан, хәрәкәт юнәлешен бер юлдан икенчесенә күчерергә мөмкинлек бирә торган 64 җайланманы техник яктан көйләгән.

Предприятие 132 чакрымга сузылган трамвай юлына хезмәт күрсәтә. Аларның яртысыннан артыгы тузган дип саный белгечләр. Юлларны, кече станцияләрне һәм кабель хуҗалыгын яңарту эшләренә 6 миллиард сумга якын материаль чара таләп ителә.

Барлык яңалыклар

Сентябрь аенда юл хуҗалыгы хезмәткәрләре 1,6 мең агач шпал алмаштырган

<p> Сезон башыннан «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең җир өсте транспорты юл хуҗалыгы хезмәте белгечләре трамвай юлларында 1610 агач шпал алмаштырган. Шуларның 130 ы – соңгы ике атна эчендә салынган, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте. </p> <p> Моннан тыш, предприятие эшчеләре хәрәкәт юнәлешен бер юлдан икенчесенә күчерергә мөмкинлек бирә торган бер җайланманы һәм бер пар температура компенсаторын яңарткан, 20 метр рельс япмасын алмаштырган, алар арасында 25 тән артык тоташтыру җайланмасын эретеп ябыштырган һәм тагын шул кадәр күләмдә яңаларын җыйган, 250 метр трамвай юлын күтәрткән, 34 электртоташтыргычны эретеп ябыштырганнар. </p> <p> Тагы шунысын әйтергә кирәк, трамвай юлларын кышка әзерләү эшләре башланган: җир өсте транспортының юл хуҗалыгы хезмәткәрләре юлларны барлык маршрутлар буенча комиссия белән бергә карап чыккан, хәрәкәт юнәлешен бер юлдан икенчесенә күчерергә мөмкинлек бирә торган 64 җайланманы техник яктан көйләгән. </p> <p> Предприятие 132 чакрымга сузылган трамвай юлына хезмәт күрсәтә. Аларның яртысыннан артыгы тузган дип саный белгечләр. Юлларны, кече станцияләрне һәм кабель хуҗалыгын яңарту эшләренә 6 миллиард сумга якын материаль чара таләп ителә. </p>