Җиде ай эчендә ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним экспресс-тест тапшыруны Татарстанда яшәүче 1,7 мең кеше узган. Проект командасы Казан һәм Татарстанның якындагы районнарына барлыгы 30 тапкыр чыкты.
Моннан тыш, акцияне гамәлгә ашыру кысаларында катнашучыларга төрле юнәлештәге бушлай медицина, социаль, хокукый һәм мәгълүмати хезмәтләр тәкъдим ителде. Барлыгы 6 мең хезмәт күрсәтелгән.
Тест-мобильләр «Казан марафонында», Яшьләр көнендә һәм хәрби госпитальдә эшләде. Өч сәфәрдә барлыгы 400 кеше тест тапшырган.
ВИЧ профилактикасы буенча массакүләм кампания «Яңа гасыр» коммерциягә карамаган автоном хәйрия оешмасы тарафыннан 2013 елдан гамәлгә ашырыла. Идел буе федераль округында тест үткәрү буенча иң масштаблысы «Җиңү өчен тест» проекты булды, ул Президент грантлары фонды һәм Татарстан республикасы Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
«Яңа гасыр» коммерциягә карамаган автоном хәйрия оешмасы проектлары кысаларында барлыгы 20 меңнән артык кеше үзләренең ВИЧ-статусын тикшергән, шулай ук 100 меңнән артык граждан белгечләр хезмәтен алган, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Иҗтимагый-дәүләти хезмәттәшлек кысаларында проектның партнерлары булып ТР Хөкүмәте, ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты тора.
Исегезгә төшерәбез, «Казан триатлоны» вакытында шәһәр халкы һәм кунаклары бушлай һәм аноним рәвештә ВИЧ-инфекциягә һәм С гепатитына тест тапшыра алачак. Табиблар «Казан» Гаилә үзәге каршындагы мәйданда
кизү торачак .