Дәүләт автоинспекциясе искә төшергәнчә, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән буйга чыккан өчен машина йөртүчегә 7,5 мең сум күләмендә административ штраф салына яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм ителә. Кабат административ хокук бозу кылган очракта, машина йөртүчене транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм итәләр. Моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат яисә әлеге гамәл кылган өчен хөкем ителгән зат тарафыннан хокук бозу кылынганда өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Татарстан башкаласында 1277 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 50гә кимрәк. Зыян күрүчеләр саны 16 кешегә кимегән.
Узган ел шәһәрдә каршы як буйга чыгу сәбәпле 43 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Узган ел эчендә Казанда каршы як хәрәкәт буена чыгу сәбәпле 43 һәлакәт теркәлгән. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 80 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, тагын өчесе һәлак булган. 8 февральгә кадәр шәһәрдә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатларында «каршы буй» чарасы уза.

Казанның Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска киңәш итә. Узып китәр алдыннан машина йөртүче хәрәкәт буеның маневр ясау өчен җитәрлек ераклыкта буш булуына инанырга тиеш. Шулай ук машина йөртүчеләр узып китү барышында хәрәкәт өчен куркыныч тудырмаячагына һәм хәрәкәтнең башка катнашучыларына комачаулык тудырмаячагына инанырга тиеш.

«Узып китү тыела» юл билгесе гамәлдә булган зонада, тоташ билгеләү линиясе булганда, шулай ук күтәрелү ахырында, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда узып китү тыела», — дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин.

Дәүләт автоинспекциясе искә төшергәнчә, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән буйга чыккан өчен машина йөртүчегә 7,5 мең сум күләмендә административ штраф салына яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм ителә. Кабат административ хокук бозу кылган очракта, машина йөртүчене транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм итәләр. Моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат яисә әлеге гамәл кылган өчен хөкем ителгән зат тарафыннан хокук бозу кылынганда өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Татарстан башкаласында 1277 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 50гә кимрәк. Зыян күрүчеләр саны 16 кешегә кимегән.

2025-02-05T13:46:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.