Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2026, 14:16

Законсыз гамәлләр: узган ел Казанда су белән тәэмин итү һәм агынты сулар челтәренә рөхсәтсез тоташтырылган 352 очрак ачыкланган

Әлеге төр хокук бозу өчен 10 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф каралган

Денис Гордийко фотосы

Узган ел Казанда үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм агынты сулар челтәренә рөхсәтсез тоташтырылган 352 очрак ачыкланган. 2026 елның беренче кварталында мондый 145 гамәл теркәлгән. Әлеге төр хокук бозу күршеләргә зыян салырга һәм куркыныч тудырырга мөмкин. Дәүләт тарафыннан административ җаваплылык та каралган.

Үзәкләштерелгән челтәрләргә законсыз тоташу очраклары «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең Куркынычсызлык идарәсе һәм ресурслар өстеннән контроль көче белән даими тикшерелеп тора. Тикшерү эшләрен урынга чыгып агентлар, инженерлар, слесарьлар, күчмә инспекторлар башкара. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тәҗрибә законсыз тоташу очраклары санының акрынлап кимүен күрсәтә.

2025 елда законсыз тоташтырылган 263 объект буенча эшләр туктатылган. Шуларның 209 ы – су белән тәэмин итү, 54 е агынты сулар челтәренә рөхсәтсез тоташтырылган очрак булган.

Челтәрләргә рөхсәтсез тоташу гамәлләре су белән тәэмин итү һәм агынты сулар челтәренә шактый зыян сала, аларның артык йөкләнеш белән эшләвенә китерә. Авария хәлләре, чүп тыгылу очраклары һәм су басымы кимү боларның нәтиҗәсе булып тора.

Закон бозган өчен тулысынча объект милекчесе җаваплылыкка тартыла. Хокук бозучыга, белгечләр тарафыннан башкарылган исәпләүләр нәтиҗәсендә, урланган ресурслар өчен түләргә туры килә. Моннан тыш, аңа штраф салына һәм торбаларны рөхсәтсез тоташтыру нәтиҗәсендә зыян килгән суүткәргеч участогына хезмәт күрсәтү чыгымнары түләттерелә.

Водоканал челтәрләргә үз белдеклелеге белән тоташкан затлар өчен 10–15 мең сум күләмендә штраф каралуын искә төшерә. Моннан тыш, инженер тарафыннан төзелгән акт нигезендә, тоташтырылган торбаның диаметрын һәм законсыз куллану вакытын исәпкә алып, абонентка суны рөхсәтсез куллану өчен счет билгеләнә. Мондый түләүләрнең бәясе 500 мең сумга кадәр һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин. Кайвакыт законсыз урнаштырылган торбаларны өзү өчен җир казу эшләре таләп ителә – әлеге чыгымнарны шулай ук абонент үзе түләргә тиеш була.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе шәһәр халкыннан рөхсәт документларыннан башка су белән тәэмин итү һәм агынты сулар челтәренә тоташмауларын сорый. Челтәрләргә законлы рәвештә тоташу турындагы мәгълүматны сылтама буенча рәсми сайтта табарга була.

Барлык яңалыклар