В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык шәһәр тукталышлары саннынан өчтән бер өлеше оешмалар карамагына туры килә
Фото: Денис Гордийко
Бүгенге көндә реклама ширкәтләре карамагында 466 тукталыш күшәге бар, алар шәһәрдәге барлык тукталышлар саныннан өчтән бер өлешен тәшкил итә. Реклама ширкәтләре белән хезмәттәшлек шәһәр инфраструктурасын үстерүдә ярдәм итә, шулай ук дәүләт бюджетына ел саен 25,9 млн сум акча өстәлә. Моннан тыш, реклама оешмалары тулысынча тукталыш яны территориясен һәм корылмасын тәртиптә тоту хезмәтләрен үз өстенә ала. Алар территорияне кардан чистарта, чүптән арындыра, рөхсәтсез беркетелгән реклама плакатларын җыеп ала, граффитины юа, ел саен тимер корылмаларны буяу эшләре, ватык эскәмияләрне төзәтү һәм пыялаларны алыштыру белән шөгыльләнә.
«Реклама оешмаларының идарә тармаклары белән хезмәттәшлеге тукталышларны тәртиптә тотуда яхшы тәҗрибәгә әйләнде. Бүгенге көндә 466 тукталыш реклама ширкәтләре карамагына туры килә, бу барлык тукталышлар саныннан өчтән бер өлешен тәшкил итә. Дөресен әйткәндә, реклама оешмалары тукталышларны һәм аларның территорияләрен тәртиптә тотуны үз өстенә алдылар, шул исәпкә бюджет чыгымнары да керә, чөнки алар өчен тукталыш күшәкләренә эленгән тышкы реклама базар өлкәсендә үз товарларын яки хезмәтләрен тәкъдим итү өчен зур мөмкинлек булып тора», – дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин.
Быел яңа реклама корылмалары Лениград, Химия, Волгоград, Короленко, Маршал Чуйков, Рихард Зорге һәм Ибраһимов проспектында барлыкка киләчәк. Оешмалар карамагына тагын Осиново, Н.Фәттах, Ленинград, Восход, Боевая, Г.Кутуй, Родина, Н.Назарбаев урамнарындагы 23 тукталыш тапшырылачак. Хәзер «Татдортрансинвест» АҖ балансында булган Фрунзе, Болотников, Горький шоссесы һәм Залесная урамнарындагы 19 күшәктә реклама оештыру өчен рөхсәт алу эшләре бара.
Узган елны реклама ширкәтләре барлыгы 13 тукталыш чатыры урнаштырган, 36 объектта даими рәвештә төзекләндерү эшләре алып бара.
Әскәр Баһаветдинов билгеләп үткәнчә, 2025 елда вәхшиләр 140 тукталышка зыян китергән – реклама пыялаларын ваткан, рәсемнәр ясаган. Корылмаларның зыян килгән өлешләрен реклама оешмалары алыштыра, бу, үз чиратында, күп чыгымнар таләп итә – бер махсус пыяланың бәясе 8 мең сум тәшкил итә.