В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2025 ел эчендә барлыгы 14 млрд сумлык 1 меңнән артык көндәш процедуралар бастырылган
«Көндәш сәясәт һәм сатып алулар буенча дирекция үзенә йөкләнгән бурычларны профессиональ үти. 1,4 млрд бюджет акчасын саклап калу һәм барлык муниципаль сатып алуларны озатып бару – саллы нәтиҗә. Тәҗрибәле команда кече һәм урта бизнес өчен тигез мөмкинлекләр булган көндәшлек мохитендә генә түгел, ә муниципаль структуралардан булган хезмәттәшләребезгә дә хаталардан качарга, намуссыз тәэмин итүчеләрне кисеп ташларга, ә иң мөһиме бюджет акчаларын экономияләргә ярдәм итә», – дип шәрехләде дирекция эшен Казан мэры Илсур Метшин.
Докладчы хәбәр иткәнчә, узган елда 44-ФЗ номерлы Федераль закон буенча муниципаль сатып алуларның 1 мең 106 конкурс процедурасы бастырылган. Аларның гомуми суммасы 14 млрд сумнан артып киткән. Сатып алулар күләме 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20% ка арткан.
Равил Мөдәрисов ассызыклаганча, 77% яки 853 процедура кече эшмәкәрлек субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен урнаштырылган. Бу категориядә сатып алулар суммасы 4,3 млрд сум тәшкил итте, бу үткән ел белән чагыштырганда 30% ка күбрәк.
Гаризаларны анализлау һәм 44-ФЗ кысасында сатып алулар уздыру нәтиҗәсендә шәһәр бюджетын саклап калу 293 млн сумга җиткән.
Равил Мөдәрисов узган сатуларда җиңүчеләрнең төп өлеше Татарстан бизнес-бергәлекләре вәкилләре (72%) булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук катнашучыларның географиясе киңәюен һәм көндәшлекнең югары булуын билгеләп үтте. Беренче тапкыр көндәш процедураларда Донецк Халык Республикасы һәм Херсон өлкәсе компанияләре катнашты, ә иң югары активлык төзелеш корылмаларын техник тикшерү буенча сатуларда күзәтелде, анда 25 дәгъвачы катнашты.
Дирекция шулай ук гаризалар белән шәһәрнең дәүләт унитар предприятиеләре һәм хуҗалык җәмгыятьләре сатып алуларын регламентлаучы 223-ФЗ номерлы Федераль закон кысаларында эш алып бара. Сатып алуларны гамәлгә ашыру барышында 16 меңнән артык гариза анализланган, аларның гомуми күләме – 25,6 млрд сум.
223-ФЗ буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен 9 меңгә якын процедура үткәрелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 12% ка күбрәк, дип хәбәр итте Равил Мөдәрисов. Уздырыла торган сатуларның сыйфаты шәһәргә өстәмә рәвештә 780 млн сум экономияләргә мөмкинлек бирде.
Докладчы махсус биржа мәйданчыгы аша сатып алулар уздырудагы уңышларга аерым басым ясады. 2025 елда мәйданчыкта 2,3 млрд сумнан артык күләмдә 16 мең сатып алу урнаштырылган. Процедуралар нәтиҗәләре буенча экономия 149 млн сум тәшкил иткән.
Шул рәвешле, 2025 елда сатып алуларда гомуми экономия 1,4 млрд сумга җиткән.