Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2026, 15:55

Узган ел Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе халыктан алынган 32 меңнән артык мөрәҗәгатьне карап тикшергән

Администрация адресына 11 элемтә каналы аша барлыгы 50 меңнән артык корреспонденция юлланган

Марат Мөгыйнов фотосы

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе шәһәр халкы белән элемтәдә тора. Узган ел администрация шәһәр халкының 32 меңнән артык мөрәҗәгатен карап тикшергән, халык юллаган мөрәҗәгатьләрнең гомуми күләме 50 меңнән артып киткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында район администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.

Көн саен администрациягә йөзгә якын кеше килеп китә. Килүчеләр өчен чиратны электрон җайланма ярдәмендә билгели торган бердәм кабул итү зонасы, балалар өчен уен почмагы булдырылган һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы шартлар тудырылган.

«Администрация бинасында капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланды, шунысы бик мөһим. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында администрация бинасы иң беренче төзелгән биналарның берсе иде. Бу, барыннан да элек, районда яшәүчеләр өчен әһәмиятле, алар моңа кадәр 30 ел элек төзелгән иске бинага килеп керәләр иде. Бүгенге көндә хакимият хезмәткәрләре өчен дә, көн саен бирегә килүче халык өчен дә башкалага лаеклы шартлар булдырылды. Бу эшне дәвам итү мөһим. Башка районнарда да мондый үзгәрешләргә күп калмагандыр дип өметләнәбез», - диде Казан мэры Илсур Метшин.

Администрация хезмәткәрләре халык белән офлайн форматта да аралаша. Социаль челтәрләрдә аралашуга аерым игътибар бирелә. Әлеге элемтә чыганагы аша район халкы инфраструктураны яхшыртуга ярдәм итә торган фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаша.

«Актив булулары өчен районнарыбыз халкына рәхмәт белдерәсем килә. Без бергә аралашып эшләгәндә районнарыбызны тормыш өчен уңайлырак һәм ямьлерәк итәбез», - дип сүзен йомгаклады Ренат Шәмсетдинов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.02.2026
Видеорепортаж
09.02.2026 14:21
2025 елда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 38 ишегалды яңартылган
Барлык яңалыклар