В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балалар исемнәре арасында иң популярлары Матвей, Роман, Марк, Аяз, Аделина, Элина, Камилла, Алиса булган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). Узган атнада, 11 нче апрельдән 17 нче апрельгә кадәр, Гаилә хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 337 бала – 167 кыз һәм 170 малай тууы теркәлгән.
Иң кечкенә авырлыктагы бала 900 грамм булса, ә иң зур авырлыктагысы 5120 граммны тәшкил иткән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Балалар исемнәре арасында иң популярлары Матвей, Роман, Марк, Аяз, Аделина, Элина, Камилла, Алиса булган. Ата-аналар үз балаларын кушкан иң сирәк исемнәр: Аким, Хаким, Демьян, Диаз, Адам, Ида, Дамина, Элана, Ансель.
Шул ук чорда 126 пар үз никахларын теркәгән.