Казан Мэры, кирәк булган очракта, шәһәрдә мобиль прививка пунктлары санын арттырырга һәм аларның эш режимын озайтырга кушты.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь, Алинә Бережная). Казанда бүгенге көнгә 424 мең кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан, бу өлкән халыкның 43,4%-ын тәшкил итә, шул исәптән 60 яшьтән алып 93 мең 720 кеше вакцина ясаткан. Тулаем алганда, 8-нче октябрьдән 17-нче октябрьгә кадәр, өстәмә чикләүләр кертелгәннән соң прививка ясатучылар санының артуы күзәтелә – сентябрь аенда тәүлегенә 1,5 мең кешедән узган атнада 7 мең 350 кешегә кадәр. Вакцинациянең мондый темпы өлкән яшьтәге халыкның 80%-ына привика ясау планының бу елның декабренә үтәләчәге турында сөйли. Казан Мэры Илсур Метшин сәламәтлек саклау идарәсенә һәм район башлыкларына вакцина ясау пунктларына аерым игътибар бирергә, аларны кирәкле санда вакциналар белән тәэмин итәргә, казанлыларның күпчелеге прививка ясый алсын өчен, аларның эш вакытын озайтырга кушты.
«Вакцина ясау пунктларының санын арттыру, аларның эш вакытын озайту мөһим, чөнки күпләр прививканы бары тик эш көненнән соң гына ясата ала, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – Бу эшне оештыруыгызны сорыйм, пунктларга кытлык булырга тиеш түгел, нәтиҗәле эш өчен чараларны без уртак диалогта күрәчәкбез. Шушы атна дәвамында бу мәсьәләгә зур игътибар бирүегезне сорыйм». И.Метшин тиздән Казанда коллектив иммунитет булдыру өчен вакцинацияләнүчеләрнең кирәкле саны булачагына ышаныч белдерде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамил Мөхәммәтдинов хәбәр иткәнчә, шәһәр вакцина белән тәэмин ителгән. «Казанда «Гам Ковид Вак» («Спутник V») вакцинасының кирәкле запасы һәм амбулатор дәвалауда булган коронавирус белән авыручы пациентларны түләүсез тәэмин итү өчен кирәкле барлык препаратлар бар», – дип билгеләп үтте Р.Мөхәммәтдинов.
Предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләрен эш урыннарында вакцинацияләү буенча күчмә мобиль бригадалар эше дәвам итә. 7, 10, 18, 21-нче номерлы поликлиникаларда, Казан федераль университетының медик-санитар өлешендә, 18-нче номерлы шәһәр хастаханәсе поликлиникасында чит ил гражданнарын түләүле нигездә вакцинацияләү оештырылды,
Параллель рәвештә гриппка каршы прививка ясау кампаниясе үткәрелә – «Ультрикс Квадри» вакцинасы олылар һәм балаларның 6 айлык яшеннән алып, шулай ук йөкле хатын-кызларга рөхсәт ителә. Бүгенге көндә 177 мең 370 кешегә гриппка каршы прививка ясалган, шуларның 65 мең 280-е – балалар.
Тулаем алганда, шәһәрдә сезонлы авырулар буенча киеренке эпидемиологик вәзгыять саклана. «Узган атна эчендә кискен респиратор-вируслы инфекцияләр һәм пневмония белән авыру очраклары буенча ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырулар саны тәүлегенә 3,5 мең дәрәҗәсендә сакланган. Шулай ук күрсәтелгән чорда, узган атна белән чагыштырганда, провизор госпитальләргә тәүлегенә мөрәҗәгать итүләрнең уртача саны 640-тан 670-кә кадәр артты», – дип хәбәр итте Р.Мөхәммәтдинов.
Мэр билгеләп үткәнчә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, узган атнада зарарлану саны 37% -ка арткан. «Кызганычка каршы, коронавирус эпидемиясе белән бәйле вәзгыятьне җитди кабул итүдән туктаган казанлылар саны да җитәрлек, алар үзләрен, якыннарын, алар белән аралашкан кешеләрне куркыныч астына куя. Бу уяулык югалуга, авырулар саны арта башлады, һәм бүгенге көндә саннар үзләре турында сөйли», – дип билгеләде Илсур Метшин. Ул шәһәр халкын Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләрен үтәргә чакырды. Вәзгыятькә ияләшергә кирәк түгел, аңа җайлашырга һәм, барыннан да элек, таләпләрне төгәл үтәргә кирәк. Уку йортлары, предприятиеләр җитәкчеләре үзләренә ышанып тапшырылган объектлар өчен шәхси җаваплылык тотарга тиеш», – дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус һәм гриппка каршы прививканы поликлиника һәм медицина учреждениеләреннән тыш вакцинация пунктларында да ясатырга мөмкин.
Вакцинацияләүнең мобиль пунктлары:
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә (Ершов урамы, 57а), дүшәмбе-җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр;
«Мәскәү» мәдәни үзәгендә (Академик Королев урамы, 47), дүшәмбе-шимбә көннәрендә 9:00 сәгатьтән 19: 00 гә кадәр;
В.И.Ленин исемендәге мәдәният йорты (Копылов урамы, 2а), дүшәмбе-шимбә көннәрендә 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр;
«Саклык Банкы» офисы (Пушкин урамы, 4), дүшәмбе-җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр;
«Саклык Банкы» офисы (Альберт Камалиев проспекты 26/12), дүшәмбе-җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр;
KazanMall сәүдә үзәге (Павлюхин урамы,91, аерым керү урыны Павлюхин урамы аша), көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр;
«Мегастрой» кибете (Җиңү пр.оспекты,101, 2 нче Азино урамы, 7б), көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр;
«Южный» сәүдә үзәге (Җиңү Проспекты, 91, аерым керү урыны аша), көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр;
«Мега» сәүдә үзәге (Җиңү проспекты, 141, аерым керү юлы аша), тәүлек буе, көн саен. Техник тәнәфесләр 8:00 сәгатьтән 8:30 сәгатькә кадәр һәм 20:00 сәгатьтән 20:30 сәгатькә кадәр;
«Парк Хаус» сәүдә үзәге (Ямашев проспекты, 46/33), көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр. Кичергән авырудан соң 6 ай узган һәм кабат вакцинация үтәргә тиеш булган кешеләр өчен эшли.