В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яз көне канализация коеларына кар суының агып төшүе еш кына чүп тыгылуга сәбәп була
Яз көннәрендә канализация коеларына кар суының агып төшүе еш кына чүп тыгылуга сәбәп була, дип ачыклык кертә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе. Шәһәрлеләргә көнкүреш канализациясенең моның өчен каралмавын искә төшерәләр. Кар сулары һәм атмосферадагы явым-төшемнәр өчен шәһәрдә яңгыр сулары канализациясе системасы урнаштырылган.
Яңгыр канализациясе белән бәйле мәсьәләләр буенча Тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тышкы челтәрләрдә чүп тыгылу очракларын җайга салу мөрәҗәгатьләре «Водоканал» оешмасында авария-диспетчерлык хезмәтенең +7(843)231-62-60 телефон номеры буенча кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда яңгыр суы канализацияләрен язгы кар суларын кабул итүгә әзерләү эшләре башланды. Хезмәткәрләр көн саен район һәм шәһәр урамнарын карап чыгалар. Авария бригадалары яңгыр сулары канализациясе торышын күзәтә һәм чүп тыгылу очракларын вакытында җайга салу һәм юлларны, ишегалларын су басудан саклап калу өчен четерекле нокталарны даими тикшерә.