В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярминкәләрдә 2,8 мең тонна продукция сатылган
Денис Гордийко фотосы
Узган ел Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 500 миллион сумга якын бәягә 2 мең 800 тонна азык-төлек сатылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, узган ел кайбер ярминкә мәйданчыклары үзгәреш кичергән. Ямашев проспектындагы мәйданчыкта асфальт өслеге яңартылган һәм хуҗалык модуле оештырылган. Ә Беломорск һәм Ленинград урамнары киселешендәге рөхсәтсез парковка урынында уңайлы ярминкә мәйданчыгы булдырылган.
Ренат Шәмсетдинов шулай ук билгеләп үткәнчә, районнар территориясендә барлыгы 2 меңнән артык сәүдә объекты эшли, ваклап сату әйләнеше 5 процентка арткан һәм 123 миллиард сумнан артып киткән.