В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
424 машина йөртүче һәм 104 җәяүлене административ җаваплылыкка тартканнар
Кичә ТР башкаласында 105 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның алтысы – зыян күрүчеләр белән. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан алты кеше – өч пассажир, машина йөртүче һәм ике җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.
13:40 сәгатьтә Җиңү проспектындагы 33 нче йорт каршында 35 яшьлек машина йөртүче хатын-кыз куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм юл уңаена баручы машина белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомобильнең 17 яшьлек пассажиры зыян күргән. Аңа хастаханәдә ярдәм күрсәткәннәр, шуннан соң өенә җибәргәннәр.
М-7 трассасының 796 чакрымында 57 яшьлек йөк автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм светофорда торган машинага бәрелгән. Зыян күрүчегә хастаханәдә ярдәм күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр.
Кич белән Дорожная урамындагы 54/4 номерлы йорт каршында 21 яшьлек машина хуҗасы куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юлны тиешсез урында чыккан хатын-кызны бәрдергән. 50 яшьлек зыян күрүчене җәрәхәтләр белән хастаханәгә салганнар.
53 яшьлек машина йөртүче, куркынычсыз тизлекне сайламыйча, Ферма шоссесы урамындагы 39а номерлы йорт каршында ут баганасына бәрелгән. Инцидент нәтиҗәсендә автомобильнең 46 яшьлек пассажиры зыян күргән. Шәһәр хастаханәсендә хатынга медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Узган тәүлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 424 машина йөртүче һәм 104 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 26 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган, 41 машина йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән. Автомобиль белән исереклек билгеләре булган хәлдә идарә иткән өчен алты автомобильче тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясендә.