В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кар эретү пунктларына 17,7 мең тонна кар илтеп тапшырылган
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында узган тәүлектә урам-юл челтәрен кардан чистарту эшенә 902 берәмлек техника һәм 517 юл эшчесе җәлеп ителгән. Кар эретү пунктларына 17,7 мең тонна кар илтеп тапшырылган. Юлларны һәм тротуарларны боздан арындыру өчен 1006 тонна материал: 397,2 тонна реагент һәм 609,6 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Бүген көндез башкаланың урам-юл челтәрен карап тоту эшләре дәвам итә. Юлларны кардан чистарту өчен Казанда 503 берәмлек техника һәм 516 юл эшчесе эшли, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кыш башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 155,6 мең тонна кар чыгарылган, бозлавыкка каршы 24,8 мең тонна материал сибелгән.