Бүген җыештырыр өчен 373 берәмлек техника һәм 565 юл эшчесе чыкты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 565 юл эшчесе һәм 373 берәмлек махсус техника, шул исәптән 58 катнаш юл машинасы, 74 трактор щеткасы, 100 үзбушаткыч, 66 фронталь төягеч, 38 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар Әмирхан, Батурин, Бауман, Баруди, Бирюзовая, Богатырская, Ботаника, Вишневский, Габишев, Гарифьянов, Мәҗит Гафури, Гвардия, Гоголь, Горький, Губкин, Дальняя, Даурия, Девятаев, Дубравная, Зорге, Николай Ершов, Королев, Короленко, Коротченко, Олег Кошевой, Кремль, Лесгафт, Маяковский, Назарбаев, Островский, Павлов, Павлюхин, Парин, Петербург, Идел буе, Пушкин, Сәлимҗанов, Совет, Спартак, Сыртланова, Татарстан, Театр, Тукай, Юлиус Фучик, Халев, Чапаев, Чернышевский, Чехов урамнары участокларыннан, шулай ук Җиңү, Ямашев, Мамадыш, Оренбург, Себер трактларыннан, Ферма шоссесы һәм урамнарның башка участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 9 мең 810 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан – 634 мең 898 тонна кар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлеккә 309 тонна реагент һәм 664 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган, ә сезон башыннан – 54 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материаллар.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында урнаштырылган район администрацияләренең телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында хәбәрләр ТР Экология министрлыгында кабул ителә.