В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез юлларны кардан чистартуга 349 юл эшчесе һәм 289 махсус техника берәмлеге җәлеп ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Карны 2 нче Тура, Айдаров, Батурин, Бауман, Бирюзовая, Болотников, Вересаев, Восстание, Гагарин, Ярослав Гашек, Главная, Декабристлар, Дубравная, Николай Ершов, Ильич, Ипподром, Фатих Кәрим, Короленко, Красиков, Кремль, Липатов, Павлов, Павлюхин, Парин, Петербург, Сара Садыйкова, Сафиуллин, Сахаров, Совет, Ударная, Фрунзе, Фучик, Челюскин урамнарыннан, шулай ук Әмәт магистраленнән, Оренбург трактыннан, Камалеев һәм Җиңү проспектларыннан, башка участоклардан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 9555 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 382 юл эшчесе һәм 618 махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 1046 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптән 341 тонна реагент һәм 705 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 18 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.