В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан юлларында тәүлек эчендә 1094 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 4,2 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 493 юл эшчесе һәм 571 махсус техника, шул исәптән 155 катнаш юл машинасы, 16 кар төягеч, 146 трактор щеткасы, 17 грейдер, 70 фронталь төягеч, 44 «Барсик» кече кар төягече, 112 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Казан юлларында тәүлек эчендә 1094 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптән 273 тонна реагент һәм 821 тонна ком-тоз катнашмасы.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 454 юл эшчесе һәм 303 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: Батурин, Бауман, Большая Красная, Восстание, Девятаев, Декабристлар, Ильич, Ипподром, Галиәскәр Камал, Кремль, Коләхмәтов, Новосельск, Петербург, Рощинский, Тинчурин, Клара Цеткин, Чкалова, Шоссе, Горький шоссесы һәм башка участоклар.