В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген көндез юлларны җыештыруда 391 юл эшчесе һәм 348 махсус техника җәлеп ителәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 391 юл эшчесе һәм 348 берәмлек махсус техника, шул исәптән 65 катнаш юл машинасы, 70 трактор щеткасы, 92 үзбушаткыч, 63 фронталь төягеч, 32 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар чыгару Айдаров, Әмирхан, Батурин, Бауман, Беломорск, Большая Красная, Восстание, Габишев, Газ, Губкин, Декабристлар, Дубравная, Ипподром, Калинин, Фатыйх Кәрим, Качалов, Копылов, Кремль, Мәүлетев, Максимов, Начальная, Яңа Азино, Павлов, Петербург, Сара Садыйкова, Театраль, Техника, Тула, Тыныч, Фрунзе, Четаев, Чуйков, Мамадыш тракты, Ирек мәйданы һәм башка урам участокларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 14,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 705 махсус техника һәм 449 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 792 мең тоннага якын кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 733 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, сезон башыннан – 73 мең тоннадан артык.