В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларны җыештыруга 1062 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Казан урамнарыннан узган тәүлектә 31 мең тонна кар чыгарылды, 1 мең тоннадан артык бозга каршы материаллар кулланылды.
Юлларны җыештыру тәүлек әйләнәсе алып барыла, тәүлек эчендә 1062 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Көненә юлларда 546 берәмлек техника һәм 749 юл эшчесе эшли, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, бүген кар ява башлаганнан бирле 3 мм явым-төшем булган, 18:00 сәгатькә кадәр тагын 10 мм кар көтелә. 19 нчы гыйнвардан 20 нче гыйнварга каршы төндә 8-10 мм кар төшәргә мөмкин. Киләсе төндә юлларны кардан чистартуда 600 берәмлек техника җәлеп ителәчәк.
Предприятиеләрнең беренчел бурычы – юллардагы карны эттерү һәм бозга каршы эшкәртү, карны чыгару буенча көчәйтелгән эш. Эттерү эше туктаусыз башкарылачак: маршрут беткәч, техника икенче әйләнешкә бара һәм шулай смена тәмамланганчы дәвам итәчәк. Төнге смена башлангач, эшләр иртәнгә кадәр дәвам итәчәк.