Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Җыештыруга 494 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Фото: Денис Гордийко
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 11,8 мең тонна кар чыгарылган

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче гыйнвар) Үткән тәүлектә Казан урамнарыннан 11 мең 835 тонна кар чыгарылган. Аларның 7130 тоннасын кар эретү пунктларына, ә 4705 тоннасын коры чүплекләргә озаттылар, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.

Җыештыруда 609 юл эшчесе һәм 494 берәмлек техника, шул исәптән 34 катнаш юл машинасы, 43 трактор щеткасы, 12 кар төягеч, 22 грейдер, 182 үзбушаткыч һәм 175 төягеч катнашкан.
Кышкы сезон башыннан барлыгы 555 мең тонна кар чыгарылган.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны чистарту буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасы аша, 063 телефоны буенча, Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казаным» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.

2023-01-18T10:04:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.