В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мартның беренче көннәрендә Казанда айлык явым-төшем нормасының 37% ы яуган
Денис Гордийко фотосы
Мартның беренче көннәрендә Казанда айлык явым-төшем нормасының 37% ы яуган. Узган тәүлектә урам-юл челтәрен җыештыру эшенә 575 юл эшчесе һәм 540 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Юлларда бозлавыкка каршы материал сибү, карны җыештыру һәм аны транспортка төяп, кар эретү пунктларына илтеп тапшыру кебек эшләр башкарыла.
Бер тәүлектә шәһәр урамнарыннан 22,8 мең тонна кар чыгарылган. Бу елгы кыш айларында Казанда аеруча күп кар яуды. Февраль аенда башкалада айлык явым-төшем нормасының 240% ы теркәлгән, шәһәр урамнарыннан 838 мең тонна кар чыгарылган – әлеге күрсәткечкә нигезләнеп, тәүлегенә якынча 29,9 мең тонна кар туры килә, юлларны җыештыру эшенә көн саен якынча 1090 берәмлек махсус техника һәм 654 юл эшчесе чыккан, бозлавыкка каршы эшкәртү өчен юлларга 18,8 мең тонна материал сибелгән, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.