Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2022, 15:27

Соңгы атнада Татарстанда COVID-19 авырулары саны күрсәткече 13% ка кимегән

Кулланучылар хокукларын яклау федераль хезмәтендә яңа омикрон-стелс штаммы таралу турында кисәтәләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче апрель). Соңгы атнада Татарстанда COVID-19 авырулары саны 13% ка кимегән. Март аенда республиканың 21 мең 865 кешесенең диагнозы расланган, бу узган айга караганда өч тапкыр кимрәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә билгеле булды.

Уңай тенденцияләргә карамастан, бүгенге көндә COVID-19 авырулары санының кимүе тукталды диярлек. Шуңа күрә коронавирус таралуны кисәтү буенча чаралар, шул исәптән маскалар режимы да гамәлдә булуын дәвам итә. Моннан тыш, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Азия һәм Европа илләрендә омикрон-стелс яңа штаммы таралуга бәйле рәвештә авырулар санының артуы турында кисәтә. Россиядә коронавирусның расланган очраклары арасында аның өлеше 20% тәшкил итә, дип билгеләп үтте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. Авыручыларның күбесе Мәскәүдә, Марий Элда, Ростов өлкәсендә һәм Башкортстанда ачыкланган.

Күптән түгел коронавирус белән авыручылар саны кимүгә бәйле рәвештә мәгариф оешмаларында кайбер чикләүләрне бетерү турында хәбәр ителгән иде. Мәктәпләрдә дәресләр һәм тәнәфесләрнең үзгәрүчән графигы, шулай ук сыйныфларга аерым кабинетларны беркетү бетерелде. Ачык һавада массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителде. Балалар лагерьлары янә чикләүләрсез эшли ала, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, авыруларның гомуми дәрәҗәсе кимүгә карамастан, хезмәт коллективларында һәм белем бирү учреждениеләрендә санитар-эпидемиягә каршы таләпләрне катгый үтәүне, шул исәптән җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек режимын саклауны дәвам итәргә кирәк.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 авыруының 268 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 74 очрак – Казанда. 27 кеше хастаханәгә озатылган. Инфекция шулай ук 61 балада расланган.

Татарстанда барлыгы COVID-19 авыруының 137 мең 786 очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан 1877 кеше үлгән, шул исәптән 5 се – узган тәүлектә. Авыру барган бөтен чорда 129 мең 784 кеше сәламәтләнгән.

Татарстанда барлыгы 2 млн 502 мең 206 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш – 1045 кеше), шулардан 1 млн 926 мең 25 кеше икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 283 мең 577 кеше узган.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 17 мең 949 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 17 млн 880 мең 38 очрак ачыкланган.

Барлык яңалыклар