Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 104 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Татарстанда 104 яңа COVID-19 белщн зарарлану очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтучыларда, калганнары контактлы. 31 кеше хастаханәгә озатылган, 73 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында биш балигъ булмаган бала бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 11 кеше, 39 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 16 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 18 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 9 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, 6 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
45 кеше – Казанда, 11 кеше – Яр Чаллыда, 6 кеше – Лениногорск районында, 4 кеше – Азнакай һәм Түбән Кама районнарында, 3 кеше – Әгерҗе, Актаныш, Лаеш районнарында, 2 кеше – Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Мамадыш, Питрәч районнарында яши, берәр кеше – Арча, Кукмара, Менделеевск, Тәтеш, Тукай, Чистай һәм Ютазы районнарында.
Барлыгы 26-нчы декабрьгә Татарстанда 12 мең 784 СОVID-19 белән авыру очрага теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 617 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 23 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 29 мең 258 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 3 млн 21 мең 964 кеше авырган, 2 млн 426 мең 439 кеше савыккан, 54 мең 226 кеше үлгән.