Хәзер шәһәрдә яшьләр сәясәтенең 87 объекты исәпләнә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Алена Мирошниченко). Бүгенге көндә Казанда 87 яшьләр сәясәте объекты бар, шул исәптән 4 яшүсмерләр клубы, 14 сәламәтләндерү лагере, 8 психологик ярдәм һәм бер яшьләр үзәге. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаровка хисап барышында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.
2015 елдан Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты карамагына барлыгы 15 яңа объект күчкән. Мәсәлән, 2020 елда гына шәһәрдә Юдинодагы «Юлдаш» һәм Халтурин урамындагы «Свои» яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт ясалган. Моннан тыш, «Юниор» яшүсмерләр клубы өстәмә 320 кв.м мәйданга ия булган. Якын елларда тагын 7 объект, шул исәптән яшьләр һәм патриотик үзәкләр төзү планлаштырыла.
Соңгы ике елда яшүсмерләр клубларында 28 яңа остаханә барлыкка килгән. Шулай итеп, хәзер балаларның чүлмәк ясау эшен, робот техникасын, техник юнәлешне, тегү эшен, автоэш һәм бьюти-технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге бар.
Узган ел «Үсмер» яшьләр сәясәте муниципаль бюджет учреждениеләрендә 14,8 меңнән артык кеше шөгыльләнгән. Чагыштыру өчен, 2019 елда бу күрсәткеч 1,5 меңгә диярлек түбәнрәк булган.