В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мөрәҗәгатьләрнең төп темалары – бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләре, баланың яшьтәшләре белән бәйләнеше.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июль). Ярты ел эчендә Татарстанда балалар ышаныч телефонына 20,5 меңгә якын шалтырату килгән. Ел саен шалтыратулар саны 20% тан артып китә – узган елның шул ук чорында белгечләр консультациясен сорап республиканың 17 мең 234 кешесе мөрәҗәгать иткән.
Нигездә, татарстанлыларны бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләре, баланың яшьтәшләре белән үзара бәйләнеше борчый. Шулай ук балалар белән кырыс мөгамәлә, укудагы проблемалар, суицид, буллинг һәм интернетта янаулар буенча шалтыратулар булган.
Бердәм гомумроссия ышаныч телефонына Татарстанның 5 оешмасы тоташтырылган, алар арасында Казанның «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге дә бар. Шалтыратуларны дипломлы педагоглар-психологлар кабул итә, алар Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды программалары буенча өстәмә әзерлек узган.
Балалар өчен кайнар линиягә +7(800)200-01-22 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
Исегезгә төшерәбез, балалар ышаныч телефоны республикада 2010 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә белгечләр 360 меңнән артык шалтырату кабул иткән.