Трамвай һәм троллейбуслар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны 29% ка кимегән.
Фото: Денис Гордийко
2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда вагоннарның рельслардан чыгу очраклары саны – 59% ка, хәрәкәт составының ватылуы – 68% ка, ә юл-транспорт һәлакәтләре очраклары 29% ка кимегән.
Ярты ел эчендә трамвай юлларын норматив халәткә китерү буенча зур эш башкарылган. Предприятие хезмәткәрләре 200 метрга якын рельс кисәкләрен алыштырган, 400 җөйне эретеп ябыштырган һәм шлифовкалау үткәргәннәр, 990 юл тягасы урнаштырган һәм 1100 шпал алыштырган. Эшләр барлык трамвай маршрутлары буенча алып барылды, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» матбугат хезмәтендә. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә, 2021 ел белән чагыштырганда, транспортның озак вакытка туктап тору вакыты 59% ка кимегән.